Миләш төбендә мәче. Таһир Шәмсуаров
#Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2024 Чардуган эчендә миләш, Миләш төбендә мәче. Сагынганга килгәндер ул, Кузгатмачы, тимәче. Хуҗасы йокыга талган Татып дөнья нужасын. Бервакытта да мәчеләр Ташламыйлар хуҗасын. ...Яман шеш безнең бәгырьдә, Мүк үскән күңелләргә. Кешеләр баласын ташлый, Ташлыйлар чүплекләргә. Кешелеклелек югала, Миһербанлык китә. Балалар әти-әнисен Картлар йортына илтә. Йомарланып яткан песи Тормас, миләш ауса да. Ышык урын эзләмәс ул Яңгыр-карлар яуса да. Сагынганга килгәндер ул, Кузгатмакчы, тимәкче. Чардуган эчендә миләш, Миләш төбендә мәче... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТаһирШәмсуаров #Гомердисбесе #Шигырьләр #88нчебит
62
0