Марс Шабаев "Сине эзлим..." поэмасыннан өзек

Марс Шабаев "Сине эзлим..." поэмасыннан өзек

Үләннәрдә чыклар күптән кипкән, Күзләрдә дә чыклар кипкәннәр. Кайда, Нинди үлән булып шыткан икән Кырык бердә чыгып киткәннәр? Чыгып китеп кире кайтмаганнар Исәпсез дә алар, Хисапсыз... Хаклы булыр иде, Һәрберсенә Мәңге яшәр һәйкәл куйсак без. Бар ул һәйкәл. Ул - Үткәне илнең, Бүгенгесе, Килер көннәре. Тик иң яхшы һәйкәл булыр иде, Җир онытса солдат һөнәрен. Юлдаш, Татарстан китап нәшрияты, 1975ел,180 бит

Тэглар:

64

0