
Нәбирә Гыйматдинова "Күкчәчәк"
7көн Хәзер ишекне ача да Күкчәчәк… Һәм нихәтле генә күрсәтмәскә маташса да, яшерә алмаган сөю-наз тулы карашы белән Мирсәлимгә текәлә… Әй, әйтергә генә ансат шул! «Йөрешләреңә кадәр яратам!» — дип кычкырган хатынны ерткыч бүре — Лотфулла — шунда ук мең кисәккә өзгәләп атачак. Күкчәчәк бөрешеп диварга сөялде. Көнләшүеннән кабарынган Лотфулла йодрык уйнатырга сәбәп эзли иде. Ә хатынның ике арысланны сугыштырасы килми! Соң инде, соң… Нәрсә бүләсең ди хәзер… Шапылдап капка ябылды. Күкчәчәк, тәрәзә пәрдәсен чак кына этәреп, тышка карады. Лотфулла, йомарланган йодрыгы белән һаваның йөзенә төя-төя, ялгызы гына ишегалдында йөренә иде.
51
0