Түрә

Түрә

Башта кайсысын турарга икән? Әйдә, суганнан башла! Аны чыжлатып майда кыздыргач, эре тешле кыргычтан уылган кишер белән «бизәклә»! Өченче катламга помидор кисәкләре җәй! Иң өскә тоз-борыч сибелгән ит телемнәрен тез! Шуннан соң яшелчә катламын, капкач белән томалап, кызу мичкә тык!» Ул, үзалдына сөйләнә-сөйләнә, тәгам әзерләде. Тәгәрәсә дә тәгәрәр икән текә таудан адәм баласы! Әле кайчан гына Илмәт Гаязович бик зур, бик бай компаниянең җитәкчесе иде! Генеральный! Ничек шәп яңгырый! Бүген гаярь түрә гап-гади пешекче сыйфатында аш бүлмәсендә кайнаша. Дилбегә буе озын-озын көннәрне ничек уздырасың ди! Сәгать теле, үртәгән сыман, әкрен генә кыймылдый, әйтерсең, аны артка йөрешле итеп көйләгәннәр иде. Беренче мәлләрдә ул китап укыды, хатыны Гөлфизә киосктан ташыган «свежий» газет-журнал актарды, шулай вакытны тизләтергә тырышты. Ләкин бу шөгыль тиз туйдырды, кәгазь битендәге һәр җөмлә, һәр сүз башын гына аңгырайта кебек иде. Гөлфизә: «Хәзер акча күктән яумый, әллә җыештыручыны кыскартыйкмы?» – дигәч, каршы килмәде. Биш ат арбасы сыярлык ишегалдын үзе себерә! Физкультура. Биек-биек койма артында аның себерке белән җилләнгәнен кем күрсен ди! Ләкин физик эш тә эч пошуын бастырмады. Киресенчә, җил куып уйнаган сары яфрак, кыш буе ишкән кар кәефен генә боза иде. Утыз бер ел югары урыннар биләгән генераль директор урам себерүче дәрәҗәсенә төшәргә тиеш идемени?!

Тэглар:

82

0