
14 нче көн Рабит Батулла "Юл буендагы зәңгәр чәчәк"
14 нче көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Рабит Батулла "Юл буендагы зәңгәр чәчәк" Туксан яшьлек Айдаш карт белән тугыз яшьлек Ярмөхәммәт, тугыз гына яшьлек булса да кинәт олыгая төшкән Ярмөхәммәт, урман аша кайтып килә. Айдаш карт ни өчендер алак-ялак карангалый. Юл буенда гына үскән агачларның яфракларын сыпыргалап ала. Очып киткән кошка карап кала. Ярмөхәммәт тә бертуктаусыз урманны кузәтә. Җентекләп, текәлеп караган саен урман ачыла, киңәя бара. Элек күрмичә узган үсемлемлекләр, чәчәкләр, агачлар аңа зур булып күренә. Урман бай, урман матур. Шулай да урман шүрләтә, һәр агач артында кемдер бар кебек. Ул «кемдер» сине күзли кебек. Син урманны ике күз белән генә күзәтәсең. Урман сиңа мең күз белән карый. 36 нче бит #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РабитБатулла #ЮлБуендагыЗәңгәрЧәчәк #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
68
0