
Бәхетлеме син? дип сорыйсыз сез...
8нче көн. Бәхетлеме син?”- дип сорыйсыз сез... “Бәхетлеме син?”- дип сорыйсыз сез, Ничек аңлыйсың бит бәхетне, Мин бәхетле, халкым якын иткән Җыр-моңнарым белән бәхетле. Бәхет диеп саныйм мин тагын да Иртәләрен, кичен янымда, Яшьлек дәртен саклап җаннарымда, Сөеп багар күзләр барында. Бәхетлемен “Рәхмәт” сүзе алсам, Күңелләргә шәфкать нуры салсам, Нәни генә бер игелек кылсам, Ваклыклардан өстен кала алсам. Мин бәхетле, чөнки бу дөньяда Алтын-көмеш коймый бәхетне. Мин бу җирдә саф хисләрем белән, Якты рухым белән бәхетле. Мин тик шулай аңлыйм бәхетне. Мин бәхетле, әйе, бәхетле. .
91
0