
Нәбирә Гыйматдинова " Күкчәчәк "
4 көн Туфрагыннан коймак пешерерлек басу-кырларны җиңел генә учына йомарлаган «яңа бай»: «Уңышның чыгышы начар», — дип, халыкка яртышар гына капчык бодай таратты. Менә шул көннәрдә гомер капкага орынмаган Мирсәлим аларга керде. Күкчәчәк өйалдында гөлләргә су сибә иде, сулышын эченә кысып, ишегалдында сөйләшкән ирләрне тыңлады. — Синең азынуың чик-чамасыз икән, Лотфый, — диде рәис. Тавышы мескен түгел, таза-көр иде. — Башта алдап-йолдап хуҗалыкның бөтен милкен үз исемеңә күчердең. Аннары, ялган вәгъдәләр яудырып, пай җирләрен җыештырып алдың..
47
0