7 нче көн Динә Латыйпова “Бөкре мәхәббәте”
Җәй якынлаша. Барысы да, язгы пәлтәләрен салып, җәйге киемгә күчтеләр. Ләйләнең генә һаман саласы килмәде. Урамнан барганда пәлтә астыннан берни күренми, үзенә рәхәт. - Кызым, пәлтәңне сал инде, көннәр җылытты ич, - дигәч, Ләйлә әнисен кочаклады да күзләренә карады. - Әни, Әни, минем бөкрем бетәчәкме? – диде ул, өзгәләнеп. Ана белән кыз күзгә-күз карашкан килеш сүзсез калдылар. Мөлдерәмә ике пар кара күз. Икесендә дә сагыш. - Әни, нигә минем күлмәгемнең бер ягы болай күтәрелеп тора? Әнисе андый чакта, яшь тулы күзләрен яшереп, башын борыр иде дә сүзне икенчегә күчерер иде. Бүген булдыра алмый. Кыз бала үсә. Аның белән бергә калак өстендәге бөкресе дә үсә бара. Нигә болай? Ул бит кыз бала! Аның да башка кызлар кебек матур буласы, яр сөясе, сөеләсе килер. Ләйлә башка сорау бирмәде. Әни белән кыз арасындагы сөйләшү шул урында өзелде. Әмма ул бүген дә ананың тагын бер күңел тамырын өзеп алды кебек.
Сылтамалар:
87
0