
Баланнарда бал тәме...
11 нче көн #әдәбимарафон Айгөл Әхмәтгалиева "Баланнарда бал тәме..." Мин төпсез уй чоңгылына төшүдән, кабат таш сынга әверелүдән курка идем. Шуңа күрә күзләремне йомып, гомеремнең иң матур мизгелләрен генә дисбе төймәседәй тезәргә теләдем. Нишләптер ул төймәләр минем күз алдымда чәчелә дә китә, чәчелә дә китә. Акларын гына, яп-яктыларын гына җыйыйм дисәм, уч төбемне көйдереп, утлысы йә булмаса кара күмергә охшаганы эләгә дә куя. И-и, утлы күмер учлап яшисе булмаса, бала үз әнкәсеннән калып, үги инәй белән үсәр идеме? Барысы да бер йөрәккә җыелып килә шул аның, бер йөрәккә… 28 нче бит #АйгөлӘхмәтгалиева #Әдәбимарафон2024 #Татарстанязучыларберлеге #ТатнетныҮстерүфонды #БелемРадиосы #Таттелеком #44
56
0