
Роберт Әхмәтҗанов Тургай җыры
Тагын да яз. Кояш җир йөзенә алтын керфекләрен сирпеде. Җирне ялый кояш, җир парлана яңа туган бозау шикелле!.. Тагын да яз. Тургай, үрли-үрли, биеклеккә менә тырпылдап. И, кистерә... О, Паганини, өздерә бит бары бер кылда!.. Иң югары авазларны ала: Турр-турр, колоратур сопрано! Иң югары авазларны ала, ноталары кояш нурларына язылган... Минем кебек ул да илһамланган туып-үскән җирнең языннан. Биеклеккә димли игеннәрне, бодайлар, дип, биек үрләсен; танкларны үлән басып китсен, сугышларны тынлык җирләсен! Җирне күтәрәсең, тургай, үзең сайрый торган нокта нибары!.. Җырла, әйдә! Язып алсын сине гигант магнитофон - җир шары! Һәм тыңласын еллар... Сине язсын сугыш авазлар өстенә. Тургай кебек, кояш нотасына Җир җырласын яңа көч белән! Юлдаш, Татарстан китап нәшрияты, 1975ел, 231бит
66
0