12 нче көн Рабит Батулла "Юл буендагы зәңгәр чәчәк"
#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Рабит Батулла "Юл буендагы зәңгәр чәчәк " Ярмөхәммәт: — Таш бит алар, бабай, — дип әйтергә ымтанган иде, бабасы сөйләвен дәвам итте: — Кемгә таш, кемгә баш. Дүрт йөз елга якын яткач, таш тугел, күмергә әйләнерсең. Әнә, муены буйлап сарык көтүе тешеп бара. Без Аждаһаның сыртында. Ике тау арасы — Аждаһаның ярасы. Ул ярык без тешеп-менеп йөри торган сукмак, Ярмай батыр урагының эзе. Ике тау арасында Зәһәр Чишмә ул Аждаһаның агулы каны. Ярмөхәммәт белә: бу чишмәдән кеше түгел, хайваннар да су эчми. Эчкән җан иясен чир баса. Шуннан соң берәү дә мантый алмый, озак еллар кибеп-корып йөри дә, сәламәтлеккә туя алмыйча җан бирә. 31 нче бит #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РабитБатулла #ЮлБуендагыЗәңгәрЧәчәк #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Миллионтатар #НурлатМарафончылары
47
0