Әдәби марафон 12 нче көн

Әдәби марафон 12 нче көн

Төркемдәшем,якташым Булат Ибраһим . Бер күрешү-үзе бер гомер, очрашуга бик шат идем🙏 Иҗат чишмәң саекмасын, каләмең гел тибрәлеп торсын, илһам китмәсен күңелеңнән! Киләчәктә дә матур шигырьләрең белән сөендереп торырга язсын!🙏 #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Булат Ибраһим "Татар булып" Яулар купса, атлар кирәк булган, Җайдакларын көткән яу атлары. Һәрбер заман үзе тарих яза, Һәрбер чорның үзенең татарлары. Безнең тарих тирән, Тамырларын эзләп табыйм, дисәң, Җире каты. Кайчакларда бер арбада кайта Батыр даны белән яманаты. Шанлы тарих, чәнечкеле гөлдәй, Чәнчеп ала үтеп йөрәкләргә. Татар дигән кызу канлык гүя Тумыштан ук безнең күкрәкләрдә. Тумыштан ук тынгысызлык бездә, Тумыштан ук бездә ярсу йөрәк. Мөһим түгел нинди чорда туу, Татар булып гомер итү кирәк! #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #белемрадиосы #Лаешәдәбимарафончылары #БулатИбраһим #ТатарБулып

Тэглар:

76

0