
Тамга
- Ул үзе тилебәрән ашады, үзе! - дип чыркылдады кыз. Мин өстәдем генә! Җансыз гәүдәне күтәреп, Фәсыйләләргә чапты Нурихан. Табанын нәрсәдер кисте, нәрсәдер кадады, ә ул чапты да чапты. Бәхетенә, кендек әбисе - имче Фәсыйлә өйдә иде. - Яшәүдән бизгән мәллә Билалетдин кызы? - дип әрли-әрли, ул Шәрифәне караватка яткырды. - Син, җегетем, минем идәнемне кан белән таптама. Мә, чүпрәк, аягыңны юып бәйлә. Баскычка чүмәшеп аягын караса, Нуриханның күзе шакмакланды. Табанына зур гына пыяла кисәге ярып кергән иде. Аны тартып алгач, кан сирпеде. Егет, сыңар аякта гына сикергәләп, бәрәңге бакчасына чыкты да ярасына учлап-учлап туфрак сипте. "Туйга кадәр төзәлә", - диләр картлар. Шәрифә генә терелсен иде!
91
0