"Кызыл гөл"

"Кызыл гөл"

Мәдинә Маликова "Кызыл гөл" Фирдүс артсыз каты урындыкка ишелеп утырды да, терсәкләрен өстәлгә терәп, башын ике учына салды. Кулына дым сыланды. Аның иреннәрен кан сыркый, шешенгән бите-борыны кызышып сызлый, башы шаулый, эче авырта иде. Әмма барыннан да бигрәк бәгыренә кадалган утды ук сыкрандыра иде аны. Ул укны кара чәчле, ут күзле егет китереп кадады аңа. Кем ул? Хәер, нигә сорап торырга. Моңарчы беркайчан очрашканнары булмаса да, Фирдүс аны таныды. Заһидәнең улы иде ул. Кайчан булса килергә тиеш иде ул һәм менә, ниһаять, килде. Синең өчен үч алырга килде, Заһидә! Хәзер инде син шушы ярсуыннан шашкан егет рәвешенә кердеңмени, Заһидә? Мондый булу килешми сиңа! Бөтенләй башка төрле бит син! Күперенке иреннәреңнән елмаю китми, кара бөдрәләрең астында янып торган коңгырт күзләреңдә дәртле очкын сүнми иде. 24нче бит

Тэглар:

81

0