
Кызыл гөл
Мәдинә Маликова "Кызыл гөл" Заһидә бер селтәнү белән аны аяк астына ташлап, өстенә баскандай, тирескә батыргандай итте. Мондый каты басымнан, пружина кебек атылып, егетнең горурлыгы калкып чыкты. Бу гүзәлнең аягы астында туфрак булырга әзер кебек иде ул. Ләкин тапталырга, пычранырга, җирәнгеч булып күренергә?.. Юк инде, анысы булмас! Кыз ак күбәләк кебек киң канатлы кыска җиңнәрен җилпеп, яктыртып торган ишек аша кереп киткәндә, Фирдүс башны әйләндерерлек ис таралган пыяла ватыкларына җаскан килеш торып калды. Шул минутта ул сөю хисенә ниндидер башка бер хис, көчле теләк килеп кушылганын аңлады. Мин-минлек хисе, үч алу теләге иде ул. Әйе, бу тәкәббер чибәрнең текә муенын бөгәсе, чөелгән башын идерәсе килде аның. Шушы кичтә бөреләре тулышкан сусыл тупыл төбендә әйткән сүзләре, кылынмышлары өчен үкендерәсе, гафу үтендерәсе килде. Әмма эчендә нинди генә хисләр янса да, ахыр чиктә Заһидәгә начарлык теләмәде ул. Аның язмышын имгәтү, һәлакәткә илтү башына да килмәде! Алла сакласын! 34 нче бит
88
0