Әйт, телем...

Әйт, телем...

10 нчы көн @әдәбимарафон «ӘЙТ, ТЕЛЕМ...» Булат Ибраһим «Син безгә нигә, әйт әле?» – Диючеләргә җавап Әйт шуларга, туган телем, Сорамасыннар кабат. Әйт шуларга, тыйнакланма, Тыелып беттең инде. Кеше көен көйли-көйли, Көелеп беттең инде. Әйт, телем, шартлатып сөйлә, Йоклаганнар сискәнсен. Алай иртә күммәсеннәр, Гайрәтең бар, исән син! Син сәүдәләр йөрткән тел бит, Тарих, ярлыклар язган. Теленнән ваз кичүчегә Надан дигән сүз таман. Син – догалар кылучы тел – Аллаһны зурлаган тел. Син, яуларда җиңү яулап, Тынычлык сораган тел Башларын чайкап утырсын Телсезләр, томаналар. Телләрен җуйган халыклар Берзаман югалалар. Берзаман югалалар шул, Ә югалгач, табылмас. Менә инде ул чакларда Тешләргә тел дә булмас. Шул тел белән үз ипиен Табып баеп беткәчтен. Нигә миңа бу тел диеп, Оран салып йөргәчтен. Ана телен ят иткәннәр Ят итмәсме анасын? Мин шикләнәм, бик шикләнәм, Раббым үзе сакласын... «Син безгә нигә, әйт әле?» – Диючеләргә җавап. Телең булганда телеңне Кадерлә, кардәш, ярат! 15 нче бит Идел журналы #БулатИбраһим #ӘйтТелем #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44

Тэглар:

66

0