
Торналардан сорагыз. Таһир Шәмсуаров
Хәлне беләсегез килсә, Зәңгәр күккә карагыз. Кошлар телен аңласагыз, Торналардан сорагыз. Кайчак кайтабыз соңарып, Суынмасын арабыз. Туган җирнең якынлыгын Торналардан сорагыз. Чит туфракта ятып калсак, Онытмагыз, карагыз! Аерылышу кыенлыгын Торналардан сорагыз. Куанычтан үлән елый, Чыклар тама, карагыз. Кайтуның ни икәнлеген Торналардан сорагыз... #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТаһирШәмсуаров #Гомердисбесе #Шигырьләр #102нчебит
85
0