Кайнар,хуш исле икмәк

Кайнар,хуш исле икмәк

«Ипи салу... Дөньяда иң игелекле, мәгънәле, иҗади бер эш ул. Ипи салу – хатын-кызның бер тәүлеккә сузылган эше. Бу тәүлектә йорт­та зур, тыныч шатлык, тынлык, тантана. Ипи салган тәүлектә ир белән хатын арасында ызгыш‑талаш булмый. Ыбыр-чыбырлы бала‑чага да бу тәүлектә тынып тора. Беләләр: әни ипи сала. Татар халкында әни белән ипи сүзе бергә йөри, аларның мәгънә кондицияләре бер­тигез. Халык үзенең телен ясаганда ук иң газиз әйберләргә ике яки өч кенә аваз сарыф итеп сүз ясаган. Тел галимнәре шуны беләме икән? Ике яки өч авазлы сүзләр – халкыбызның иң бе­ренче, димәк, иң кадерле сүзләре... Мөхәммәт Мәһдиев, «Бәхилләшү» повесте

87

0