#әдәбимарафон

#әдәбимарафон

#ӘдәбиМарафон2024 «Килүең дә авыр булды,—дидең,— Яшәвең дә җиңел түгелдер», һәр сулышын тоеп яшим, әнкәй, Өлешемә тигән дәвернең. Әвернәгә үргән сүс җепләрен Күкрәгемә үреп яшәдем; (Югалтулардан соң аңлашыла Бар мәгънәсе Олуг яшәүнең.) Әйтер сүзең тамар-таммас чакта, Өзелер чакта әйтер сүзләрең Бик якында идең... Ә мин Ерак кырлар түрен күзләдем. Кизләүләрдә сулар кипмәс барыбер. Үзәннәрдә чыклар кипмәсә; Сузылган кул булыр, әгәр инде Вакытлыча барып җитмәсәм. Наис Гамбәр "Соңгы чабыш", 119 бит. Татарстан китап нәшрияты, 2017 ел. #ӘдәбиМарафон #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатарстанКитапНәшрияты #БелемРадиосы #НаисГамбәр #СоңгыЧабыш

45

0