Дания Гайнетдинова. Галиҗәнап Китап.

Дания Гайнетдинова. Галиҗәнап Китап.

11 нче көн. Безне ялгыш адымнардан, адашу- югалтулардан саклап, киләчәккә өмет белән яшәргә өнди ул Галиҗәнап Китап! Безнең әби- бабайларыбыз бисмилласыз кулына китап алмаган. Китап дигән тугры дус безне беркайчан да сатмас һәм хыянәт тә итмәс.Юкка гына борынгылар, китап - киңәшче дә, якын дус та, димәгәндер. Шуңадыр да җаныбыз уйнаган вакытларда кулыбызга китап алып, аның тылсымлы сүзләренә мөрәҗәгать итәбез, шул чагында үзебезгә ышаныч һәм күңел җылысы табабыз. Ул шундук безнең якын киңәшчебезгә, фикердәшебезгә әйләнә. Мең рәхмәт сиңа, Галиҗәнап Китап! 124-125 нче битләр.

Тэглар:

75

0