Габделхәй Сабитов "Өч күңел"

Габделхәй Сабитов "Өч күңел"

Ундүртенче көн. ... Көтте Илгизә. Сагынып-моңаеп көтте. Язгы иртәләрдә, күн сумкасын асып, кыр юлына чыкса, тургайлар җырын ишетсә , каршысына Әптерәй кайтып килер төсле тоела иде. Зәңгәр һаваларга караса да, канат кагып сайраган ялгыз сыерчыкны күрсә дә, шомырт агачлары чәчәк атса да, һаман Әптерәй исенә төшә иде. Айлы төннәрдә Җидегән йолдызга карап ялгызы таңнар аттырганы булды. Аның белән бергә йөргән каенлыкта зифа каеннарны кочып, үксеп елаганы булды. Армиядән җибәргән рәсеме әле дә альбомында... Габделхәй Сабитов Хикәяләр Казан Татарстан Китап Нәшрияты 2001, 100 нче бит. #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44 #үзүсеш

Тэглар:

44

0