
17 нче көн Динә Латыйпова “Бөкре мәхәббәте”
Мин ирең була алмыйм. Миннән ирлек вазифасы килеп чыкмый бугай. Шуңа киләчәгеңне бәхетле итәрмен, дип ышандырмыйм. - Мин беркая да китмим. Ишетәсеңме? Беркайчан да, беркая да китмәячәкмен! Киләчәк? Нигә миңа киләчәк, син мине, безне бүген бәхетле иттең. Зариф, ирлек бурычындамы соң яшәүнең бар мәгънәсе? Яшәү ул – сыеныр куышың булмаганда, сине кемдер сыендырса. Син егылганда – тартып торгызса. Синнән бөтен кеше йөз чөергәндә, кемдер сине яратып елмайса. Син балам белән мине дөньяда бәхетле итәргә тырышасың. Без кызым белән ант итәбез, сине бәхетле итү өчен, мин бар көчемне куярмын. Әле бит безнең тормыш яңа, менә бүген башлана гына. Ишетәсеңме?! Мин синнән беркая китмим! Зариф, елмаеп, баласын күтәргән Гөлсирәне – хатынын кочагына алды. Ләйләнең йокысын бүлмәскә теләп, бик сак кына бишеккә салдылар. Зариф билгесез киләчәгеннән куркып, тизрәк таң атуын теләде. Нәрсә булды соң Зариф белән? Борчылдымы? Гомерендә кызлар кулы да тотмаган егет оялдымы? Нигә сынатты? Бу очракта да, үтәр, бар нәрсә җайланыр, бер-беребезгә ияләшербез, дисәләр дә, алай гына булмады. Үз-үзенә ышанычын югалткан егеттә курку барлыкка килде. Ул хәтта, сынатудан куркып, япь-яшь хатынын иркәләүдән дә читләшә башлады.
Сылтамалар:
141
0