Өйгә кайтасы килә

Өйгә кайтасы килә

#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Өйгә кайтасы килә Кунакка барасың кайчак, Сыйдан табын бөгелә. Үзеңдәге чәйгә җитми,– Өйгә кайтасы килә. Хан сараедай диварлар, Күкләргә чөеп сөйлә. Кара мунча сагындыра,– Өйгә кайтасы килә. Диңгез-дәрьялар гизәсең, Күгендә кояш көлә. Тау чишмәсе сагындыра,– Өйгә кайтасы килә. Әллә иле, әллә җиле, Үзәкне сагыш телә. Монда яңгыр күзгә тама,– Өйгә кайтасы килә. Онытылмый, оныттырмый, Минем кайтасын белә! Кыйблада Ватан шәүләсе,– Өйгә кайтасы килә... #ТаһирШәмсуаров #Аклыккасыену #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы

71

0