#Таубашындабүребар

#Таубашындабүребар

13 нче көн Тын океан! Җир шарының ярларын төрле тарафлардан юасың син. Син бит иң зур океан. Киң холыклы океан. Иң тирән океан да син. Синдә утраулар да, су катламы яшергән мәкерле, һәлакәткә китерә торган тау сыртлары да бихисап. Синең Океания дигән «дәүләтеңдәге» утрауларга урнашкан курортларга кәеф-сафа корырга калын кесәле кешеләр йөри. Гаярь сәяхәтчеләр дәһшәтле дулкыннарын кочагында хәбәрсез югала. Син, гомумән, кешеләр яшәгән хәят кебек көтелмәгән хәлләр дөньясы. Син күк йөзе, галәм кебек үк серле, мавыктыргыч. Синдә һәлакәт тә, бәрәкәт тә бар. Асия ханым мәгърур океан белән сөйләшеп тора иде. Шунда ул мәктәп лагеренда эшләгәндә, ундүрт яшьлек үсмер чагында ишеткән бер жырны әкрен генә көйләп җибәрде. Лагерь ябыласы кичне пионер учагы янында «Артек»та булып кайткан пионервожатый җырлаган иде. Вәкил исә гармунда көен уйнап торды. Ул җыр Салих Сәйдәшевнеке булып чыкты. Искиткеч гүзәл җыр. Мәңге онытылмый, хәтердә кала торган җыр.

Тэглар:

59

0