Кызыл гөл
Мәдинә Маликова "Кызыл гөл" Илүсә, башын күтәреп, киң ачылган күк күзләре белән Мортазаның йөзенә текәлде. - Ә ничек үч алдың син аннан? - Ирләр ничек үч ала? Сугып ектым да типкәләдем. - Типкәләдең?.. Карт кешедер ич ул? Әгәр берәр җире имгәнгән булса?.. Ул чакта... Үзеңне утыртып куячаклар бит, син шуны беләсеңме? - Имгәнсен! Кадалып китсен! Шул кирәк аңа! - Бу самосуд! Моның өчен уголовный статья бар! - Ничәнчесе? -Закон буенча йөрергә кирәк! - Закон!? Нәрсә ул закон? Бу илдә андый җаһилләрне җавапка тарта торган гадәт юк һәм булмас та. Гәрчә андыйларның җирдә яшәргә хакы булмаса да! Гаделлек ягыннан караганда... - Син соң үзеңнең гаделлегеңә чынлап ышанасыңмы? 45 нче бит
77
0