#әдәбимарафон2024

#әдәбимарафон2024

XXVII ДӨНЬЯКҮЛӘМ «ӘДӘБИ МАРАФОН» Дүртенче көн #әдәбимарафон2024 «Кайда, кайчан ялгыштым?» дип, ачыргаланып, ике куллап күкрәген төйде Самат. Йөрәген чиксез үкенү хисе яндырды. Вәгъдәмне боздым, мәхәббәтемә хыянәт иттем, туган җиремне ташладым... «Кайчан адаштым мин? Чит баланы «кызым» дип йөргәнмен, үз улларым әтисез үскән». Самат үзенең фаҗигасен, япа- ялгыз калганлыгын бөтен тирәнлеге белән аңлады. Бу - аның гомерлек йөрәк ярасы. Балаларына беркайчан да «улым» дип әйтә алмасмыни ул? Адашты шул, чыгар юл юк. Җыр һаман тынмый, ялгышлардан кисәтү сыман яңгырый: Йөрәгем тынгысыз, талпына, Язмышка карамый, без көчле. Бәхеткә юл ярып бара ул Хыялга омтылган чын кеше. Гөлсәрия хаклы, мең кат хаклы! Алдагы максатлар хакына бәхеткә юлны ярып барырга, киртәләрдән курыкмаска, хыянәттән куркырга кирәк. Адашкан : повестьлар / Рәсимә Гарифуллина. - Казан: "Ак Бүре" нәшр., 2020. 206 нчы бит. #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #белемрадиосы #китап #БалыкБистәсе #РәсимәГарифуллина #Адашкан

Тэглар:

55

0