Илсөяр Иксанова "Мин әни булдым, әни!..

Илсөяр Иксанова "Мин әни булдым, әни!..

3нче көн #ӘдәбиМарафон Мин әни булдым,әни!.. Син мине уйлаганымнан Күбрәк сөйгән икән. Сине дә аңламыйсың дисәм, Син мине хәтта үземнән Күбрәк белгән икән. Көзләрем ник сары дисәм, Синең сагыштан икән. Җанга ник ут капты дисәм, Хисләр табышкан икән. Көзләрем ник сары дисәм, Синең сагыштан икән. Җанга ник ут капты дисәм, Хисләр табышкан икән. Мин дә бүген синең кебек Гамьнәргә тулдым,әни. Мин сине яңа аңладым- Мин әни булдым,әни!.. Илсөяр Иксанова "Кырык кыл" ("Мин әни булдым,әни!..") 98 бит Татарстан китап нәшрияты, 2008 ел. #ӘдәбиМарафон2024 #МиллионТатар #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #ТатарстанКитапНәшрияте #Таттелеком #ИлсөярИксанова #МинӘниБулдымӘни!..

Тэглар:

57

0