Фәүзия Мөхәммәтова "Шигьрият һәм шагыйрь"

Фәүзия Мөхәммәтова "Шигьрият һәм шагыйрь"

16нчы көн #Әдәбимарафон #Әдәбимарафон2024 Тагын ни бар бу җиһанда Шигърияттән серлерәк? Тагын кем бар җир йөзендә Шагыйрьдән сәер(е)рәк? Шигьрият һәм шагыйрь җаны Омтылганга хөрлеккә, Күкләр дә битараф түгел Бу серле-сәерлеккә. Серле-сәер бу халәтнең Иҗади мөмкинлеге Җирдә чикләнгәнгә күрә Тоеп галәм киңлеген, Гаршенең үз хозурыннан Илһам аладыр дибез. Шигърият һәм шагыйрь шуңа Серле һәм сәер игез. #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ФәүзияМөхәммәтова #Күңелхәзинәсе #Шигъриятһәмшагыйрь #Дөньякүләмәдәбимарафон #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатмедиаАҖфилиалы #Миллионтатар #НурлатМарафончылары

Тэглар:

66

0