Габделхәй Сабитов " Туй бүләге"
Уникенче көн. Тулай торактан ерак түгел яңа салынган тугыз катлы йорт. Бүген яңа йортка яңа хуҗалар күченә. Һәр ишек төбендә машина, машиналар тирәсендә халык кайнаша. Меңләгән шатлык-куанычның бергә җыелган чагы. Әнә яшь кенә бер ир кеше подъездан атылып чыкты да бар халык алдында хатынын кочаклап үпте: - Карчык! Оҗмах сарае! Син хур кызы, мин хур егете! Аннары бала арбасын күтәреп алды: - Ә менә монысы - хур баласы. - Әйдә , иң элек баланы кертик. Төкле аягың белән!- дип көлә хатыны. Икенче подъезд төбендә картлар. Мәчесен кочаклаган ап-ак чәчле чибәр әби, юк тавышларын бар итеп, чукрак картының колагына кычкыра.: - Башта бусагадан мәчене кертергө кирәк ... Мәчене дим , мәчене...Бәхеткә була ул, байлыкка була... Габделхәй Сабитов Хикәяләр Казан Татарстан Китап Нәшрияты 2001, 97 нче бит #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44 #үзүсеш
Сылтамалар:
41
0