
Рәзинә Мөхияр "Матурлыгым"
Качып- посып, матурлыгым Еллар урлый. Болай гына бирмәс диеп, Еллар уйлый. Караклыклар такмыйм, Еллар, сезгә. Хак Тәгалә шулай язган, Еллар, безгә. Аллаһ язганны үтисез Күндәм, еллар. Матурлыгым урлануга Күнәм, еллар. Йөземдәге матурлыклар Күчә җанга. Ә сез, еллар, алданасыз, Алар - җанда. #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #РәзинәМөхияр
Сылтамалар:
58
0