
Фәнис Мотыйгуллин "Язда кайтырмын".
Алтын яфрак коела агымсуга, Көзге моңга чумган тирәкләр. Мин ялгызым йөрим яр буенда, Талгын җырдан өзелә үзәкләр. Мин сагынам синдә, туган ягым, Гөрләп үткән бала чагымны. Тәпи йөргән яшел үләнеңне, Синдә калган сөйгән ярымны. Сагынуларым ерак ят җирләрнең Туфрагына калмас бәйләнеп. Киек казлар кебек ямьле язда Мин кайтырмын сиңа әйләнеп. 24 нче бит.
68
0