
Миләш тәме
Күңлеңдә ташыган хисләрне Белмәсен беркем дә, белмәсен! Хисләрең дисбесен сүткәндәй, Тәлгәшләп коела миләшең... Тәрәзәң төбендә ут яна, Пәрдәңне нигә дип ачмыйсың? Син бүген тәүге кат дөньяда Тойгансың гыйшыкның ачысын Ә гыйшык татлы да, ачы да - Миләшнең бар тәмен сеңдергән. Күзләрең пышылдый каршыда, Мәхәббәт көтәсең син миннән. Мәхәббәт көтәсең... Минем дә Хисләрем төренгән җаныма. Миләшләр тәрәзгә төбәлә, Карашың йөрәкне яндыра. Карашың чаткыга уралган, Күңелең түрендә мең яшен. Әчкелтем тәмнәрен миләшнең Белмәсен беркем дә, белмәсен! (79-80 нче битләр)
93
0