Кәүсәрия Харрасова "Тирәкләрне җилләр екмасын" - 7 нче көн

Кәүсәрия Харрасова "Тирәкләрне җилләр екмасын" - 7 нче көн

Тирәкләрне җилләр екмасын" Әткәем утырткан пар тирәк, Парлы гомер итүне теләп. Ак болытта туган таңнары – Җил-давылда сынган сыңары. Әнкәм күзләрендә сагышы – Тирәк белән уртак язмышы. Ялгыз тирәгенә сөялә – Сердәш итеп серен сөйләргә... Җанга кага әткәм теләге – Сагынып кайтам ел да тирәгем. Яфраклар шавында ишетәм Әнкәемнең моңлы йөрәген. Ботакларга калган ягылып Нурлы күзләренең сагышы. Күңелемдә яңгырый һаман Моңлы җырдай назлы тавышы. Кошлар кунып сайрый тирәккә, Моңнар тула агылып күкрәккә. Үзем күптән ана булсам да, Әни җитми ятим йөрәккә. Язмышларың сыный сынасын, Беркем белми кайда егыласын. Өмет итеп кабул буласын, Укыйм әнкәемнең догасын: – Дөньябызда давыл купмасын, Тирәкләрне җилләр екмасын. Бәгырьләрне сагыш үпмәсен, Гомерләрне парсыз итмәсен! Кәүсәрия Харрасова "Җырларымда кайтам туган якка",("Тирәкләрне җилләр екмасын"), Казан:"Ак Бүре" нәшрияты, 2024. - 167 нче бит. #ӘдәбиМарафон #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды  #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты  #Таттелеком #МиллионТатар #КәүсәрияХаррасова #ҖырларымдаКайтамТуганЯкка

Тэглар:

63

0