
Рөстәм Галиев «Чаклар…»
11 нче көн 184 нче бит. «…Ни гаҗәптер, табигать белән берлегем аның матурлыгына соклану белән генә чикләнмәде. Балачагымнан ук табигый тавышлар аһәңе озата килә мине. Җирнең сулышын ишетә идем... Ул тын ала, вакыт-вакыт уфтанып та куя кебек. Кыр-болыннар тынлыгына да кабатланмас илаһи авазлар салынган. Җәелеп үскән карт имәннең ишетелер-ишетелмәс кенә иңрәве тоемлана. Акрын гына агып яткан елганың гадәти челтерәвендә серле аһәңнәр ишетелеп куя. Агачыннан өзелеп, аккан суга салмак кына килеп төшкән сары яфракның истә уелып кала торган нечкә генә үз тавышы бар. Күп очракта ул серле тавышларның каян килгәнен, нидән чыкканын аңлап та булмый. Җирнең җиде катларыннан иңгән галәм тавышларыдыр ул, бәлки...»
98
0