
Каракош нәбирә Гыйматдинова
Ә бит багучы алдашмаган иде. Аның сүзләре вакыт аша саркып барыбер расланды шул. Анда инде пычагым да кыралмыйсың, бөтен юллар бикләнгән иде. Карганың исән икәнен сизенгән багучы нишләп егетнең маҗараларын гына белмәсен ди. Белә булыр, белә булыр. Карт егет карчык яшәгән авылга юл тотты. Аңарда гына сер түгел икән, багучының капка төбенә халык җыелган, яртылаш бөкрәйгән озын буйлы бер карт, таягы белән төртә-төртә, кешеләрне чиратка салып маташа иде.
73
0