Таһир Шәмсуаров "Без яшибез!

Таһир Шәмсуаров "Без яшибез!

3 көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Без яшибез! Яшьлегем суларда акты, дип, Сагыштан таммасын яшегез. Айларны, елларны онытыйк, Без әле бик озак яшибез! Сиксәндә, туксанда булсаң да, Уянгач елмаеп дәшегез. Кемгәдер без кирәк икәнбез,– Мәңгегә килгәндәй яшибез. Кыйблаңны таптыңмы син җирдә, Туганга ачыкмы төп нигез? Ил гаме яктыртса җаныңны, Кешечә мәгънәле яшибез! Гомерне ел саен барлама, Кирәкми галәмгә яшебез. Кыласы гамәлләр бар икән, Димәк, без бик озак яшибез! #ТаһирШәмсуаров #Аклыккасыену #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #Рухиятнәшрияты #Таттелеком

Тэглар:

54

0