
Фәнис Яруллин "Җилкәннәр жилдә сынала"
Фәнияр башта каушады. Үзе язган нәрсәләрне укый алмый азапланды. Юкса инде диплом эше җитәкчесе һәм оппонентлар тарафыннан укылган һәм хупланган иде. Күрәсең, кешеләр алдында имтихан тоту җиңел эш түгелдер. Бераздан соң гына эшләр рәткә төште. Диплом тирән һәм төпле язылган иде. Егеткә бик яхшы билгесе куйдылар. Котлаулар яуды. Шул вакыт моңарчы дәшми утырган Илдус Гаделшин, алгарак чыгып: "Дуслар, -диде, ахры, ул да нык дулкынланган иде "дуслар" дигән сузе "дуслал" кебегрәк яңгырады. -Әле генә без Фәниярның яңа җиңүенә шаһит булдык. Әз генә дә йомшаклык күрсәтмичә, алты ел буена укырга, университет тикле университет бетерергә күп кенә таза кешеләрнең дә түземлеге җитми. Дөресен әйткәндә, Фәнияр укырга тотынган вакытта тәмамлап чыгуына мин узем дә шикләнебрәк караган идем. Ә ул без уйлаганнан да көчлерәк булып чыкты... "
65
0