Кызыл кар яугач
7 нче көн #әдәбимарафон "Кызыл кар яугач" Рашат Низамиев Қар өстенә кан һәм күз яшьләре бергә кушылып тамды. Йолдыҙдай чәчрәп төшкән кызыл тамчылар куркытып җибәрде аны. Ә менә күз яшьләре ни өчен төссез икән? Бәлки, кайгы-хәсрәт хәтердә уелып, күзгә бәрелеп тормасын өчендер… Әгәр күз яше кешенең битен, өс киемнәрен буйый торган булса, ничек ямьсез һәм күңелсез булыр иде. Күз яше эз калдырмый, чык тамчысыдай тиз кибә. Қызыл кар табы исә, бер кисәтү рәвешедәй, хәтер почмагында уелып калган әнә. «Қызыл кар яугач…» Шушы сүзләрне балачакта күпме ишетергә туры килде аңа. Чынга ашмастай нәрсә турында өлкәннәр әнә шулай хәйләкәр генә, читләтеп кенә әйтә белгәннәр. Шаһинурның бик күп хыяллары чынга ашты. Апа да, сеңел дә була белгән Мөслимә аңа беренче мәхәббәт хисләре бүләк итте. Күңеле күкләргә ашкынган Шаһинур, ниһаять, очучы булды, самолет штурвалын кулына тотты. Язмыш җилләре аны чит бер илгә илтеп ташлады, зур сынаулар аның шәхесен чарларга уйлады. Қул тимәгән көннәр, Ватанга тугры хезмәт итү, гаилә корып балалар үстерү - бөтенесе, бөтенесе алда иде әле. Тик нигә соң һаман кызыл кар ява? Асылда бит кызыл кар яумаска тиеш, чөнки өлкәннәрнең хикмәтле бу сүзе - чынга ашмастай хыялларга ишарә. Шаһинурның хыяллары күп ич әле. Алар шушы кызыл буран, кызыл ташкын эчендә күмелеп калыр микәнни? 90нчы бит #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #РашатНизамиев #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #ТатарстанКитапНәшрияты #Таттелеком #44
44
0