
Ак Чәчәкләр
6 нчы көн Профессорның яңа диагнозы Галина Петровнаны чиксез шатландырды.Аннары антибиотиклар да сихерле көчләрен күрсәтә башладылар.Галина Петровна үзе дә хәле көннән-көн яхшыра баруын ачык сизде.Җанын зынҗырлап һәм өшетеп торган зәмһәрир салкын боз эри башлагандай булды һәм бетмәс борчу белән генә тулы күңелендә,язгы җылы җилләр киткән чактагыча ,үзенә бертөрле шат җилкенү,ашкыну туды.
51
0