Рөстәм Галиев «Чаклар…»

Рөстәм Галиев «Чаклар…»

2 нче көн. 7 нче бит. «…Туган җирне сатып алып булмый. Туган җирең - сиңа бирелгән иң олы бүләк. Ул - кендек каның тамган туфрак. Тәпи йөреп киткән каты таш. Туган телеңдә бишек җыры тыңлаган моңлы як. Күзең ачылып, хозурлыгына сокланган гүзәл төбәк. Туган җир - ул синең җәсадеңә җан иңгән изге урын. Син тәгәрәп үскән чәчәкле болын. Тавышың яралып, дөньяга аваз салган иң биек тау. Туган җир - ата-бабаң нигезе, торналар төшкән басу, кыр казлары очып үткән зәңгәр күк. Туган җир - гомерең буе күңелең түрендә йөрткән балачак...»

Тэглар:

79

0