
Тамга
Нәбирә Гыйматдинова "Тамга" Нурихан аксый-туксый китеп барды. Күңелсез хәбәр иде бу. Ни өчен Шәрифә аны күралмый икән? Ни өчен?! Нишләгән ул кадәр Нурихан? ...Аучы Миннехан өч көннән әйләнеп кайтты. Киеме ертылган, куллары тырналып беткән иде. - Кая су бирегез? - диде ул, тамак төбен гырылдатып. Изүенә агыза-агыза ярты тустаган су эчкәч, ата, канәгать елмаеп: - Каптырдым, - диде. и Миннән калмады. Читәндә алар, улым, - диде. Нурихан урамга атылды. Басу капкасы янында җыелган халык читәнгә атландырган ике симез бүрене тамаша кыла иде: - Гайрәтле инде Минехан! - Ничек авылга кадәр өстерәгән боларны? Көч үзендә, ә! 422нче бит
92
0