
Нәбирә Гыйматдинова " Күкчәчәк "
15 нче көн Дөрес, кайчакта бәгырьнең бер почмагында тилереп сөйгән көннәрнең кайтавазы ыңгырашып куя да үлгән йөрәгенә әбелхәят сулары бөркелгәндәй әллә нишләтеп сискәндереп уятып җибәрә. Әгәр шунда Күкчәчәк әз генә үткәннәргә табан талпынса, йомылган сөю күзәнәкләре терелер дә, яшь чаклардагы кебек, яңадан Мирсәлим дип шашыныр сыман иде. Йа Рабби, кайтаваз үзе нинди көчле! Аның сизелер-сизелмәс тоелган нәни генә дулкыны да бөтен җиһанны дерелдәтә иде. Ә элек миллионнарга тапкырланган гарасат иде бит ул! Шуңа ничек түзелгән икән? Мәхәббәтең хакына төн уртасында төпсез Карасазда адаш, имеш. Хәзер хатын бу юләрлегенә шакката менә. Үз акылындагы адәм баласы сазга якын да килмәс иде. Ата-баба элгәредән үк бу урынны тикмәгә генә койма белән әйләндермәгән ләбаса. Су-мазар эзләп борын тыккан мал-туар аннан кире чыкмый, җир йоткандай югала иде. Ә Күкчәчәк сазга керде… Әй, тәненнән меңәрләгән кырмыска чабыша! Уйларга да куркыныч хәтта. Анда бөтенләй икенче дөнья иде бит…
58
0