5нче көн #ӘдәбиМарафон2024 #ФәнисЯруллин #ҖилкәннәрҖилдәСынала

5нче көн #ӘдәбиМарафон2024 #ФәнисЯруллин #ҖилкәннәрҖилдәСынала

Ә беркөнне аның тормышына яктылык сирпүче вакыйга булды. Шулай гадәттәгечә Нәсимә массаж ясый иде. Фәнияр сул кулында ниндидер хәрәкәт барлыкка килүен сизде. Шатланырга да, кешеләргә әйтергә дә куркып янә кулын селкетте. Көчәнүдән маңгаена тир бәреп чыкты, йөрәк кысылды, сулыш ешайды. - Әллә берәр җирең авыртамы? - дип сорады Нәсимә. Фәнияр үзенә ят тавыш белән: - Минем бер кул селкенергә маташа, Нәсимә, -диде. Аның пышылдап әйткән тавышын бөтен палата ишетте. Авырулар аның тирәсенә җыелдылар. Нәсимә Фәниярның җанланган кулын учына салып сыйпады да сыйпады. Аннары ул язгы ташудай ярсыган күңелен басар өченме, күзләрен халат почмагына сөртеп, палатадан чыгып китте.

71

0