Әдәби марафонның икенче көне

Әдәби марафонның икенче көне

-Әйдә, кызым, ник телсез калдың? Син миңадыр бит? -диде ул һәм, җавап та көтмәстән, чемоданын күтәрешеп, аны үзе белән ишегалдына таба ияртте... Күрер күзгә әллә ни карт тоелмаган бу хатын туры сүзле, бик коры кешегә охшаган. Кешенең һәр хәрәкәтенә, йөз чалымнарына игътибар итәргә күнеккән Саимә гаптәшенең күңелен үтәли күрә иде. Бу юлы да ул хуҗабикәнең гадел, кече күңелле булуын да тойган сыман булды. Күңеленә кыюлык иңдереп, өй бусагасыннан үтте. -Сезгә апа дип эндәшимме? Әллә әби дипме? Кайсы күңелегезгә хуш килә? - дип сорарга булды Саимә. - Апа диген! Олылап чын күңелдән әйтсәң, бик риза булырмын, - диде Минзифа, йөзенә елмаю чыгарып. Ачык йөзле иде йорт хуҗасы. Шикле борчылулары таралып Саимә тынычланып калды. Яңа танышкан фатир хуҗасында азмы-күпме әбисе чалымнарын, гадәт үзенчәлекләрен дә күреп, эченә җылы йөгерде. 7 нче бит #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #АкБүреНәшрияты #Ялгызкөймә #ГүзәлГалләмова

49

0