Адашкан

Адашкан

17 нче көн #ӘдәбиМарафон Рәсимә Гарифуллина Таулар артыннан алсуланып кояш күтәрелә башлады. Якты нурлары иртәнге йокыдан изрәгән авыл өстенә сибелде. Әйтерсең лә ул иңкүлектәге яшел болыннарны, Кирәмәт күлен, авылга сыенып утырган нарат урманнарын иркәләргә тели. Саматның авылдагы мондый гүзәл манзараны инде бик күптәннән, шәһәргә киткәннән бирле күргәне юк. Самат ташлап китте дип тормаган, авыл яши, яшьтәшләре гөрләтеп эшлиләр. Берәү дә авыр хезмәттән үлмәгән: иген игәләр, мал үстерәләр, хезмәттә макталалар, дәрәҗәле исемнәр алалар. Шомыртлыкка да сукмак салганнар. Ул хәзер Саматныкы түгел, аларныкы икән… 200 нче бит #РәсимәГарифуллина #Адашкан #әдәбимарафон2024 #ТатарстанЯзучыларБерлеге #ТатнетныҮстерүФонды #БелемРадиосы #АкБүреНәшрияты #Таттелеком #44

Тэглар:

77

0