
4нче көн. Таһир Шәмсуаров. Авылым - илем..
Авылым - илем Ата-бабам гомер бакый Монда торган. Олысы да, кечесе дә Миңа туган. Барлый калсаң, бер тамырдан - Бар да кардәш. Якын итеп, хөрмәт белән Аңа эндәш. Дошман килсә, каршы чыккан Татар мәргән. Гайрәтле ир яуда арка Күрсәтмәгән. Теле исән, гореф- гадәт Исән әле. Үзе матур, максаты зур, - Сизеләме... Көн итә ул, элеккечә Икмәк чәчеп. Һәрбер җанга иман салып, Балкый мәчет. Ата - бабам монда туып Гомер иткән. Яши алмый ил авылсыз, - Мәгълүм күптән!
78
0