
Әдәби марафон 11 нче көн
#әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 "Җанкайларым" Гүзәл Галлямова Диләрә аңлады: җаныңда төзәлмәс җәрәхәтең булса, кайта алганда, туган нигездән, якыннарыңнан өзелмә. Нинди булуыңа карамастан, сине биредә кабул итәләр. Бары туган нигездә җаныңа шифа таба аласың, бары иң якын кешеләрең генә сиңа ярдәм итә ала. Ул, нидер сиземләп, артына борылып карады. Тәрәзәдән дәү әнисенең карап торуын күреп тетрәнеп китте. Тәрәзә йөзлеге-картина рамы, пыяласы аша, кызыл чәчәкле яраннар аша сиңа баккан ак яулыгын таратып япкан нурлы йөзле дәү әнисе - барлык мөләем татар карчыкларына аклыкка - пакьлеккә мәдхия җырлаган бер сурәттер. Юк, бу-җанлы күренеш! Ул кул болгап саубуллашты. Урам очына җиткәнче карап, теләк теләп калды Рауза: -Бәхетле бул, җанкаем! Белсә иде Диләрә шушы сурәтнең гомер буена истә каласын! Ә бит аның артка борылып кпрый торган гадәте дә юк иде. Карашлары соңгы тапкыр очрашкан мәл булган икән. #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #белемрадиосы #Лаешәдәбимарафончылары #ГүзәлГаллямова #Җанкайларым
75
0