Әдәби марафон

Әдәби марафон

10нчы көн #әдәбимарафон #әдәбимарафон2024 Ишетәм дә... Җиһандагы һәрбер җисем … Җанлымы ул, әллә җансызмы - Кызып сөйли миңа эч серләрен, Шатлыкларын, Дәгъва-таләпләрен… Ишетәм мин басу уртасында Ялгыз калган тургай моңлануын, Кояш нурларының иркәләү сүзен, Төннең көнгә сихри эндәшүен, Башка исем кушыгыз, дип, Шайтан таягының сүгенүен, Мәйданнарда көрәш авазларын, Кемнәрнеңдер гамьсез көлүләрен… Ишетәм дә Хөкемемә тартам. Газинур Морат "Кош хокукы" (170нче бит) #татнетныүстерүфонды #татарстанязучыларберлеге #татарстанкитапнәшрияты #Таттелеком #китап #тугантел #татартеле #әдәбият #марафон #үзүсеш #Миллионтатар #Нурлатмарафончылары

51

0