
Флүс Латыйфи "Кырагай"
9нчы көн. #әдәбимарафон "Кырагай" "Авыр булмады ана институтка керү. Химиядән беренче имтиханны бишкә тапшыруга ук, аларны, мәктәпне алтын медальгә тәмамлаучыларны, җыеп алдылар. Факультет деканы һәрберсенең кулын кысып, данлы медицина институтына кабул ителүләре белән котлады, бәхет, уңышлар теләде. Галимнән бигрәк, ит чабучыга охшаган декан ниндидер сәер тәэсир калдырды Зәбидәдә. Машинка белән кырдырып алынган чәчле, калын иренле, зур җәлпәк борынлы бу кеше, беренче карашка, чыннан да, тупас булып тоела иде. Тик аның шешенке күз кабаклары арасыннан үз итеп каравы, ачык елмаюы бу тәэсирне бик тиз оныттыра. Зәбидәнең уйлары шушы урында бүленде. Бераз тынып торганнан сон декан, бүлмәдә утыручыларны тагын бер кат барлап чыккандай, күзен йөгертеп алды да һәр сүзен өзеп-өзеп дәвам итте:... " Казан "Рухият" нәшрияты, 2001 ел - 141нче бит.
52
0