Язгы сулар
13нче көн. Язгы сулар Идел өсләрендә аксыл томан, Акчарлаклар уйный ярында. Акчарлаккай булып оча күңел Язгы сулар аккан чагында. Язгы сулар ага, язгы сулар, Җем-җем итеп кояш нурында. Күңелләрдә яңа җырлар туа Яздай гүзәл илкәй турында. Аяз күктә йөзгән ак болытның Шәүләләре уйный суларда. Сулары саф туган җиркәйләрнең, Һавалары иркен суларга. Тургай чыңы, йөрәк җыры гына Каршыласын синең һәр таңын. Елгаларың һәрчак тулы булсын, Аяз булсын күгең, Ватаным!
66
0